Әлмәт таңнары

Корбан Бердыевның яңа вазифасы билгеле

Корбан Бердыев Татарстан футбол академиясен җитәкләячәк. Бу хакта Бердыевның Татарстан президенты белән очрашуында белдерелде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин"ның элекке баш тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Миңнеханов ​Бердыевка хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм балалар-яшүсмерләр өчен футбол академиясен булдырырга тәкъдим итте. Алга таба Татарстан спорт министрлыгы Бердыев белән академияне оештыру мәсьәләләрен хәл итәчәк.

Татарстан яшь футболчылар өчен биш уен мәйданчыгы төзиячәк. Ике манеж Казанда булса, берешәр мәйданчык Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә ачылачак. 

 

https://matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: