Әлмәт таңнары

Компенсация алам дип, булган акчасыннан колак каккан

Полиция бүлегенә 54 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын хәбәр итә.

Билгесез берәү зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, элек сатып алынган биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән. Тик әлеге акчаларны алу өчен әлмәтле налог түләргә тиеш булган. Шалтыратулар 22 июльдән 15 августка кадәр дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ханым мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 172 550 сум акча күчергән.

Ләкин вәгъдә иткән компенсация аңа барып җитми, шалтыратучылар да элемтәгә керми. Соңрак полиция хезмәткәрләре әлеге телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.

Фото: https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: