Әлмәт таңнары

Компенсация алам дип, 700 мең күчергән

Полиция бүлегенә өлкән яшьтәге әлмәтле мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын хәбәр итә.

Билгесез берәүләр зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, үзләрен Мәскәүнең финанслар өлкәсе хезмәткәткәрләре дип таныштыралар.

Шуннан соң алар элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен әлмәтлегә  компенсация вәгъдә итәләр. Тик әлеге акчаларны алу өчен әлмәтле аңа кире  кайтачак дәүләт пошлинасын түләргә тиеш булган.  Нәтиҗәдә, пенсионер мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 700 мең сум акча күчергән.

Ләкин вәгъдә иткән компенсация аңа барып җитми.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: