Әлмәт таңнары

Көнләшеп ике яшьлек баласын үтергән

Чаллыда кечкенә баланы үтергән өчен 32 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 6 октябрьдә төнлә Чаллыда бер ханым ирен көнләшеп, тавыш чыгара. Шуннан соң ир-ат өйдән чыгып китә. Аның хатыны пычак алып күп тапкыр 2013 һәм 2017 нчы елгы улларына чәнчи. Шуннан соң ул үз-үзен үтерергә омтыла. Нәтиҗәдә, кечкенә  малай алган яраларыннан шунда ук җан бирә.  Икенче баланы җинаять кылуда шикләнелүче белән бергә хастаханәгә салалар.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: