Әлмәт таңнары

Көнче әлмәтле катгый режимлы колониягә озатылды

Үзе белән бергә торган хатын кызны кыйнап үтергән 48 яшьлек әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды.

Суд аны “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча  гаепле дип тапкан. Судта билгеле булганча, 22 апрель көнне хөкем ителүче исерек килеш сөяркәсен көнләшеп талаш чыгара.  Конфликт барышында ир хатын-кызны каты кыйный. Алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ханым урында ук җан бирә. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд  аңа 8 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: