Әлмәт таңнары

Кияүне ЗАГСка алып бару өчен 15 миллион сум акча биргән...

Ә кияү барыбер качкан...

Полиция хезмәткәрләре бер иргә карата хатынны алдап акчасын алган өчен җинаять эше кузгаткан. Билгеле булуынча, ир хатынның 15 миллион сум акчасын өйләнү сәбәбе белән алган.

Ир бу хатын белән социаль челтәрләрдә танышкан. Ул үзенең югары вазыйфа биләвен һәм әти-әнисенең бик бай булуын әйткән. Әмма әти-әнисе улларының бай кызга өйләнүен теләгән, имеш.

Мәскәүдә яшәүче хатынга бай булуын исбат итү өчен ир үзенең банк счетына 15 миллион сум акча күчерергә кушкан. Акча күчкәч, "кияү" юкка чыккан.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: