Әлмәт таңнары

Кишерне иртән яисә кич белән алырга кирәкме?

Әбиләр чуагы вакытында бакчада эшләү - үзе бер куаныч.

Инде күпләр бәрәңгеләрен алып, базга төшерде. Хәзер чират кишергә дә җитте.
Кишерне иртән түгел, ә кич белән алырга кирәк икәнлеген белә идегезме?Бу очракта әлеге тамыразык баллырак була икән. Эш шунда, көндезге сәгатьләрдә яфраклардагы шикәр кишернең үзенә күчә. Дөрес, моның өчен һава җылылыгы кимендә 20-25 градус җылы булырга тиеш. Әгәр кишер өлгергән вакытта салкын көннәр тора икән, тамыразыкка баллы тәм керүгә өметләнергә кирәкми. Менә шулай, һәрбер эшнең үз җае, үз вакыты бар шул.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: