Әлмәт таңнары

Киләсе елга Әлмәт 300 еллыгын билгеләп үтәчәк

Тарихи мәгълүматлар буенча Әлмәт шәһәре 18 нче гасыр башында нигез салынган Әлмәт (Альметьево) авылы урынында барлыкка килгән.

Журналистлар белән очрашуда «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов әлеге юбилей уңаеннан шәһәр яңарышка мохтаҗ дип билгеләп үтте. Шуңа күрә без башка шәһәрләргә караганда Әлмәткә күбрәк игътибар бирәбез. Тиздән ул үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Һәм, әлбәттә, без хуҗалар буларак кунакларны каршы алыр алдыннан бераз матурланырга, тирә-якны тәртипкә китерергә, тәмле ризыклар белән сыйларга телибез. «Шуңа да биредә күп эш башкарыла. Нефтьчеләр моңа кадәр дә шәһәрдә күп эшләде. Мисал өчен, яңа бассейн төзелде. Безгә ярдәм итеп, финанс ярдәме табарга булышканы өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт. Безгә бу планда эшләве җиңел, чөнки республика белән безнең векторлар туры килә», - дип ассызыклады ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: