Әлмәт таңнары

Киләсе елда безне нинди бәйрәмнәр һәм ял көннәре көтәчәк?

Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

Тиздән килеп җитәчәк Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, май бәйрәмнәрендә дә сигезәр көн ял итәчәкбез.“2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар шимбә көнен – дүшәмбе, 4 майга; 5 гыйнвар, якшәмбене – сишәмбе, 5 майга күчерергә”, - диелә документ проектында.

“Шулай итеп, 2020 елда болай ял итәчәкбез: 2020 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре; 22, 23, 24 февральдә - Ватанны саклаучылар көне; 7, 8, 9 март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1, 2, 3, 4, 5 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9, 10, 11 май - Җиңү бәйрәме; 12,13, 14 июнь - Россия көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне”, - диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: