Әлмәт таңнары

Киленне үтерүчегә - 1 миллион сум

Мал бүлешә алмаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы генералы Александр Туривненко киленен үтерүне оештыруда гаепләнеп кулга алынган.
Туривненконың бертуганы вафат булгач, аның шактый милке хатынына калган. Шушы милекне кулга төшерү өчен генерал киленен үтерергә үзенең танышын ялларга була һәм 1 миллион сум акча түләргә вәгъдә итә. Әмма генералның танышы бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Александр Туривненко 2010 елга кадәр транспортта хокук саклау идарәләренең берсендә югары вазыйфа биләгән.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: