Әлмәт таңнары

Хәрби хезмәттән качып калган әлмәтлене хөкем итәләр

Егет хезмәт итү вакытын кичектерү яки аннан азат ителү өчен нигезле сәбәпләре булмаган килеш 2018 елның сентябреннән 2019 елның мартына кадәр хәрби комиссариаттан килгән чакыру кәгазе буенча көзге һәм язгы чакырылышка килми.

Шуннан соң военкомат вәкилләре  хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар.  Әлмәтлегә карата “Хәрби хезмәттән азат ителер өчен законлы нигезләре булмаган хәлдә хәрби хезмәткә чакырылудан качып калу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Үз гаебен ул тулысынча таный.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: