Әлмәт таңнары

Хезмәткәрләрне федераль бюджет хисабына укытып булачак

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» проектында катнашучы предприятие персоналны укытуга субсидия алырга мөмкин.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы Татарстан предприятиеләре персоналны федераль бюджет акчалары хисабына укыта ала. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Татарстан предприятиеләре үз хезмәткәрләрен укытуны оештыруга субсидияләр рәвешендә финанс чараларын алу мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта эш бирүче субсидия акчалары хисабына укуны мөстәкыйль оештыра», - диде ул.

Субсидияләү механизмы максималь уңайлы һәм гади. Субсидия алу өчен предприятиегә илкүләм проектта катнашучылар исемлегенә керергә һәм субсидия алуга гариза белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук республика бюджеты алдында бурычлар булмавын раслаучы документларны бирергә кирәк. Аннары мәшгульлек үзәге һәм предприятие арасында субсидия бирү турында килешү карала һәм төзелә.

  • Быел илкүләм проект кысаларында предприятиеләр тарафыннан укыту өчен 1700 хезмәткәр гариза биргән. Финанслауның гомуми күләме якынча 125 млн сум тәшкил итә.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: