Әлмәт таңнары

Хатын-кызның биле ничә сантиметрдан артмаска тиеш?

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре кешенең биле нечкәлеге белән йөрәк авырулары арасындагы бәйлелекне ачыклаган.

Бил әйләнәсе билгеле бер үлчәмнән артып китсә, йөрәк авырулары куркынычы да кискенләшә икән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.
Хатын-кызларның биле - 80 сантиметрдан, ир-егетләрнеке 94 сантиметрдан артмаска тиеш, диелә бу хәбәрдә.
Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә шундый үлчәмнәре булганда гына йөрәк авырулары килеп чыгу ихтималы кими.
Инсульт һәм инфаркт булдырмас өчен тәмәке тартмаска, көн саен ярты сәгать чамасы физик күнегүләр ясарга, көненә 500 грамм чамасы яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Тозны көненә 5 граммнан артык ашарга ярамый.
Хатын-кызларның 40 процентлап өлеше, ир-егетләрнең якынча 48 проценты югары кан басымыннан интегә, бу исә инсульт яисә инфаркт белән яный, ди белгечләр.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: