Әлмәт таңнары

Хаҗ сезоны имин узды

Хаҗилар даими рәвештә табиблар күзәтүендә булган.

Быелгы хаҗ сезоны Татарстан хаҗилары өчен имин узган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат  хезмәте хәбәр итте.

Хаҗ вакытында быел да, узган елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән 20 табиб хезмәт күрсәткән. Хаҗ дәвамында Мәккәдә медицина ярдәме күрсәтү Татарстан хаҗилары яшәгән өч кунакханәдә тәүлек дәвамында оештырылган.

Сәфәр өчен «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчелеге кардиограф, глюкометр, тонометр һәм башка кирәкле медицина җиһазларын җитәрлек санда алдан хәстәрләп, Мәккәгә алып килгән. Климат үзгәрүчәнлеген авыр кичергән хаҗилар да даими рәвештә табиблар күзәтүендә булган.

Табиблар авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу җиңелрәк дигән принциптан чыгып эш йөрткән. Хаҗиларга салкын су эчмәскә, кондиционердан чамасыз файдаланмаска, ихрамнан тыш вакытта аякка җылы носки яки аяк киеме кияргә киңәш иткәннәр.

"Хаҗ исән-имин узды, татарстанлылар арасында зыян күрүчеләр булмады. Төркем җитәкчеләре дә хаҗиларның иминлеген кайгырту өчен бар тырышлыгын куйды, бәрелү, сыну, тапталу очраклары күзәтелмәде. Хәзерге вакытта 1800 татарстанлы Ватаннарына кайтырга әзерләнә", диелә бу хәбәрдә.

Фото: Шамиль Садыков/архив

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: