Әлмәт таңнары

Кеше кесәсенә үрелсәң...

Әлмәт шәһәре суды 24 яшьлек Чистай кешесенә хөкем карары чыгарды.

Ачыкланганча, узган елның 4 ноябрендә ул берәүнең кесәсеннән телефонын һәм банк картасын урлаган була. Шуннан соң ул кибеттән алган әйберләр өчен әлеге карта белән түли.   Китерелгән зыян 4700 сум белән бәяләнә.  Суд утырышында ир-ат үз гаебен өлешчә генә таный.

Суд аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: