Әлмәт таңнары

Кемнең мәхәббәте бер көнлек?..

Йолдызнамә буенча кайбер ир-егетләрнең озайлы мөнәсәбәтләргә сәләтсез икәненә ышандыра астрологлар.

Игезәкләр билгесендәге көчле затлар хатын-кызны бик ярата, еш гашыйк була. Һәр танышуны алар яңа маҗара кебек кабул итә. Алар көнкүреш проблемаларын, күңелсез бертөрлелекне яратмый. Шуңа алар хисләр чагулыгын югалткач та яңа танышу эзли. Ә хатын-кызлар бу сөйкемле һәм харизматик Игезәкләр белән бик теләп таныша...
Сукояр ирек ярата, үз мәнфәгатьләрен югары бәяли һәм бурычларны күралмый. Өйләнүне ул читлеккә эләгү кебек кабул итә. Шулай да аны “читлеккә” эләктерә алсагыз, бер кадак та какмаячагына әзер булыгыз...

Балык ир-егетләр үзләренең гадәти булмаулары белән гүзәл затларны җәлеп итә. Ләкин алар бераз... “бу дөньядан” түгел. Җитди мөнәсәбәтләр аларны баса һәм сөйкемле Балыкны тискәре якка үзгәртә башлый...

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: