Әлмәт таңнары

Кечкенә әлмәтлеләр белемнәрен арттыра

Кечкенә әлмәтлеләр юл йөрү кагыйдәләре белән танышып үтте.

 

11 июль көнне 3 нче  “Могҗизалар шәһәрчеге” балалар бакчасында  Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина белән  әңгәмә оештырылды. Аның максаты балаларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  турында белемнәр формалаштыру һәм  балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү иде.

Әңгәмә барышында Илгизә Курамшина юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм яктылык кайтаручы элементларны киемдә куллану бик мөһим дип билгеләп үтте.

Балаларга шулай ук тематик видеолар тәгъдим ителде. Ахырда  алган мәгълүматларны ныгыту өчен каралган материал буенча сораштыру оештырылды. Кечкенәләр чарада бик актив катнаштылар.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: