Әлмәт таңнары

Күчмә төркемнәр эшли

9 сентябрьдә Әлмәттә гриппка каршы вакцина ясау кампаниясе башланды.

Прививка ясаргамы-юкмы – көз айларына аяк басу белән күпләр шул хакта уйлана башлый. Медицина белгечләре катгый рәвештә тәкъдим итә, әмма мәҗбүр итә алмый. Шулай да табиблар хәзердән үк салкыннарга әзер булырга, сәламәтлекне бүгеннән кайгыртырга чакыра. Әлеге авырудан саклану өчен бу иң яхшы чара, дип билгели ак халатлылар. Моның өчен яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булуы шарт. Хастаханәләрдән тыш, халыкка уңайлы булсын өчен вакцинаны махсус күчмә төркемнәр дә ясаячак.

- Күчмә акцияләр сентябрь, октябрь айларында көтелә. Алар хакында без халыкка алдан ук хәбәр итәчәкбез. Әлбәттә, үзләре белән тиешле документларын алып килергә тиеш булачаклар, - дип аңлатма бирде Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы урынбасары Наталья Горбунова.

Прививка ясату грипп белән авыру күзәтелмәс дигән сүз түгел. Әмма ул аны җиңел уздырырга ярдәм итәчәк. Өзлегүләр булдырмау өчен дә ул яхшы чара.

Вакцина ясау кампаниясе 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Белгечләр Әлмәт районында 50 % өлкәннәрне һәм 75 % балаларны колачларга планлаштыра.

Фото:https://pixabay.com

Гөлназ МОСТАФИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: