Әлмәт таңнары

Үкчәләрдә – чүл комы...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хатын-кыз туфлие өчен гадәти булмаган дизайн – эченә чүл комы тутырылган үтәкүренмәле үкчә тәкъдим иттеләр.

Гадәти булмаган аксессуарның авторы - 24 яшьлек шәйхә Әл-Али. Кыз уйлап тапкан үтәкүренмәле “Kuthub” үкчәләренә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге чүл комы тутырылган.

“Без – чүлдә туган һәм гомер итүче милләт, бу - безнең өчен уңайлылык һәм туган йортыбыз. Туган илеңнең бер өлеше һәрвакыт яныңда булу начар түгел бит”, - дигән Әл-Али “Урыс Әмирлекләре” ресурсына.

Үзенчәлекле дизайнлы аяк киеменең бәясе - 315 АКШ доллары. Хәзерге вакытта аяк киеме ассортименты чикләнгән, әмма проект авторы бераздан барлык үлчәм һәм төсләрдән торган яңа коллекция тәкъдим итәргә вәгъдә бирә.

 

Фото: "Ислам тудей" сайтыннан

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: