Әлмәт таңнары

Көчләп, бәдрәф чокырына ташлап киткән

Краснодар краенда югалган баланың бәдрәф чокырында табылуы турында язган идек инде

Шушыңа бәйле коточкыч хәлләр мәгълүм булды.

Родниковский хуторында күпләрне аңын югалтырлык дәрәҗәгә җиткергән вакыйганың нечкәлекләре ачыкланган. Тугыз яшьлек сабый иптәш кызы янына бер өйгә килә. Иптәшенең анасы исә бергә яшәүче ир заты белән өстәл артында салып утыралар. Бераздан исерек ир башлангыч класс укучысын кыйнап ташлый һәм… көчли. Шуннан соң, әлеге коточкыч гамәленең эзләрен югалтырга теләп булса кирәк, әлеге бәндә кызны гомуми бәдрәф юынтыклары килә торган чокырга ташлый.

Бер көннән хокук сакчылары кызны чокырдан табып ала. Аны дәваханәгә китерәләр. Бала ун көнләп реанимациядә ятканнан соң, ниһаять, аңына килә.

Бу гамәлне кылуда шикләнүче ир тоткарланган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: