Әлмәт таңнары

Казылык урлап эшмәкәр булмакчылар иде

16 апрель көнне дежур бүлегенә товар ташый торган машина йөртүче килеп, йөк машинасы фургоныннан өч әрҗә казыллык югалганлыгын хәбәр итә.

Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре товар азык-төлек кибетләренең берсенә товар керткәндә югалганын ачыклый. Видеокүзәтү камераларына казылык урлау  мизгеле кергән була.

Ике ир-ат  туктап торган автомобиль янына килеп, аның эченә керә.  Ләкин салон эчендә аларны кызыксындырган әйбер булмый. Шуннан соң алар ишеге ачык булган йөк машинасы фургоны эченә керәләр һәм өч әрҗә казылык алып, алдан чакыртылган такси машинасына утырып китәләр.  Ләкин алар  казылыкны өйгә алып кайтасы урынга, базарга алып барып сатарга уйлыйлар. Бераздан аларны патруль-пост хезмәте экипажы тоткарлап, полиция бүлегенә тапшыра.

- Тикшерү барышында аларнызң эшләмәүче 34 һәм 38 яшьләрдәге Әлмәт кешеләре булуы ачыклана.  Алар бу гамәлләрен алдан ук планлаштырган булалар.  Моның өчен алар такси хезмәтеннән файдаланып,  машина йөртүче күрмәгән уңайлы вакытны көтеп торалар.  Гаепләнүчеләр үзләре хәбәр иткәнчә,  алар җиңел юл белән табыш алу мөмкинлеге алдында туктап кала алмаганнар.  Алар  моңа кадәр дә шундый ук җинаять кылган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булганнар, – дип ачыклык кертте  Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча тикшерү бүлеге хезмәткәре Алсу Тимербулатова

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: