Әлмәт таңнары

Казаннан Геленджикка даими авиарейс ачыла

Рейслар сентябрь ахырына кадәр шимбә көннәрендә гамәлдә булачак.

Июньдә Казан, Уфа, Чиләбе һәм Нижневартовскидан Геленджикка яңа авиарейслар ачыла. 22 июньдә Татарстан башкаласыннан бу юнәлештә самолетлар оча башлаячак. Бу турыда пассажирларны ташучы компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рейслар Кара диңгез ярында җылы һава шартлары булганда, ягъни 21 сентябрьгә кадәр даими башкарылачак», – диелгән хәбәрдә.

Казаннан очышлар шимбә 6.15 сәгатькә планлаштырылган. Самолет Геленджикка 8.45 сәгатьтә килеп җитәчәк. Самолет Татарстан башкаласына 16.50 сәгатьтә очачак, ә аэропортка 19.10 сәгатьтә төшәчәк.

Пассажирлар 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетында очачак..

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: