Әлмәт таңнары

Казаннан Анталияга очып киткән самолетта техник проблемалар булган

Кире аэропортка кайту техник проблемаларга бәйле булган.

Шимбә көнне  "Северный ветер" авиакомпаниясенең Казан-Анталия рейсын башкарган Airbus A321 самолеты техник сәбәп аркасында кире аэропортка кайтты. Бу турыда "Казан" халыкара аэропорты вәкиле сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Казаннан Анталияга КЛ5807 рейсы самолеты кичә, 23.55 сәгатьтә очкан.

"Техник проблема булу сәбәпле, борт очып киткән аэродромга кире әйләнеп кайтты", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: