Әлмәт таңнары

Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән ветеранга бурычлар түләнгән

Михаил Павловны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медален алу исемлегенә керткәннәр.

Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», - диделәр администрациядә.

Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: