Әлмәт таңнары

Казанда сөяк мие донорларын тикшерү буенча Россиядәге беренче лаборатория ачыла

NGS-лабораторияне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Россия ярдәм фонды белән берлектә ача.

Казанда булачак сөяк мие донорларының геннары бер-берсенә туры килү-килмәвен билгеләү буенча Россиядәге беренче NGS-лаборатория ачыла. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында NGS-лабораторияне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Россия ярдәм фонды белән берлектә ача.

Казандагы яңа медицина учреждениесендә өр-яңа җиһазлар урнаштырылачак, һәм ул елына Россия сөяк мие донорлары регистрының мәгълүматлар базасына потенциаль донорларның 25 меңгә якын фенотибын кертергә мөмкинлек бирәчәк. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: