Әлмәт таңнары

Казанда өч үзәк урамны ябалар

Хәрәкәт иртәнге сәгать 10нан 14 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

1 июньдә Казан үзәгендә хәрәкәт 6 сәгать дәвамында чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәркүләм документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

“Балаларны яклау көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү максатларында Кремль урамы буенча, Чернышевский урамы буенча, Батурин урамы буенча 10нан 14.00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертергә карар бирәм”, — дип язылган документта.

Транспорт хәрәкәте Беренче Май мәйданыннан Кремль һәм Чернышевский урамнары чатына кадәр; Кремль һәм Чернышевский урамнары киселешеннән Дзержинский урамына кадәр; Дзержинский урамыннан Федосеев урамына кадәр чикләнәчәк.

Урамнарда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында йөк (авыр) антитаран техникасы чыгарыла.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: