Әлмәт таңнары

Казан-Оренбург-Акбүләк юлында юл һәлакәте

5 октябрь көнне 17 сәгать 15 минутта Казан-Оренбург-Акбүләк юлының 198 нче чакрымында юл һәлакәте була.

Лада 219010 автомобиле белән идарә иткән 1949 елгы шофер сулга борылган вакытта  1987 елгы шофер идарәсендә булган Volkswagen Touareg автомобиленә өстенлек бирми һәм аның белән бәрелешә.

Билгеле булганча, Volkswagen йөртүчесе  Транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Каты бәрелү нәтиҗәсендә Volkswagen Touareg автомобиле 3.20 «Узып китү тыела!» дигән юл билгесе өстенә менә һәм юл кырыена чыгып оча.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә күпсанлы җәрәхәтләр алган Volkswagen йөртүчесе һәм аның ике пассажиры медсанчастька озатыла.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: