Әлмәт таңнары

Казан Кремлендә ни өчен 31 декабрьне ял көне итәргә җыенмауларын аңлаттылар

Хакимият өстәмә ял көнен игълан итү икътисади яктан отышлы түгел, дип саный.

Елның соңгы көнен гамәли һәм икътисади күзлектән чыгып ял көне итеп игълан итү максатка ярашлы түгел. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан - илнең икътисади һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. Предприятиеләрдә Татарстанны гына түгел, илне дә, чит ил кулланучыларын да продукция белән тәэмин итүче йөзләгән мең кеше җәлеп ителгән. Шуңа күрә икътисади һәм гамәли күзлектән, өстәмә ял көне ясау максатка ярашлы түгел», - дип аңлатты Галимова.

Өстәмә ялны кертү мәсьәләсе турында әле фикер алышынмаган, әмма карар күпчелек гражданнарның фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк, дип өстәде ул.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында элек эш бирүче хезмәткәрләргә билгеле бер шартларда 31 декабрьдә өстәмә ял бирә ала, дип сөйләгән иделәр.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: