Әлмәт таңнары

Кайсы җырчы күпме ала?

Яңа ел корпоративы өчен артистларның гонорарлары билгеле булды.

Яңа ел бәйрәмнәренә дә озак калмады. Алда күңелле мәшәкатьләр, корпоративлар көтә. Быел корпоративка кайсы артистны чакырырга? Русия йолдызларының күбесе үз чыгышлары өчен берничә миллион сум акча таләп итә. Быелгы корпоратив өчен артистларның гонорарларын "Комсомольская правда” чагыштырып караган.Әйтик, “Голос” шоуы финалчысы Нәргизнең 45 минутлык чыгышы 1,8 миллион сумга төшәчәк. Ә менә Полина Гагарина гонорары югарырак, җырчы 3,5 миллион сумга берничә хитын башкарырга риза.

Дима Билан да үз чыгышы өчен шундый ук сумманы ала. Җырчы Светлана Лобода ил тамашачысына 4,9 миллион сумга җырлый, ә менә чит илгә сөйләшү буенча тагын да югарырак бәягә очачак. Григорий Лепсның прайсы күпкә югарырак, ул сәхнәгә 7 миллион сумнан да ким акчага чыкмаячак.
Тик Русиянең әлеге артистларының чыгышларына бәяләр Алла Пугачева заказына барыбер якын да килми. Примадонна бер чыгышы өчен 21 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, әмма Яңа елда ул бернинди акчага да чыгыш ясамаячак.

Пугачевадан аермалы буларак, “Ленинград” төркеме Яңа ел төнендә шундый ук гонорар өчен чыгыш ясарга әзер.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: