Әлмәт таңнары

Кайгыртучыларны кайгырталар

Нефть төбәген үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль проект авторлары матди яктан яклау тапты – «Татнефть» компаниясе тантаналы рәвештә аларга грантлар тапшырды.

Башкаларны кайгыртучыларны нефтьчеләр кайгырта дисәм, һич ялгышмамдыр. Гаиләләр, яшьләр, балалар, үзешчәннәр, спортчылар, фән ияләрен үстерү, сәләтләрен ачу, исемнәрен таныту өчен компаниянең хәерһахлы булуы алар өчен дә сөенеч, җәмгыятькә дә файда. Бу төбәкләрнең социаль, мәдәни, экологик юнәлешендә үсеш тәэмин ителә, мөһим мәсьәләләр чишелеш таба дигән сүз.

Компаниядә грант системасы 4 ел элек гамәлгә куелды. Шушы чордан алып «Татнефть»нең грант комитеты эре социаль башлангычларның республика үзәгенә әверелде. Иң мөһиме, әлеге матди ярдәм Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөмкинлекләр ача. Ә гамәлгә ашырылган проектлар саны йөзләр белән исәпләнә.

- Үз проектыгыз, йөрәгегез аша уздырып, күпме кешегә бәхет өләшәсез. Авыр тормыш хәлләренә юлыкканнарга ярдәм итәргә мөмкинлек табасыз, дөньяны яхшы якка үзгәртәсез, - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезнең изге эшләрегез республиканың киләчәгенә үз өлешен кертәчәгенә һәм җәмгыятьне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам.

Парламент башлыгы компания җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Татнефть»нең барлык өлкәләрдә дә проекты булуын, төрле катлам кешеләренә ярдәмен кызганмавын билгеләп, ул үз эшчәнлеге белән яшьләрне дә тәрбияләвен әйтте.

Быел бәйге кысаларында яңа номинация булдырылган – «Тарихи мирасны саклау». Ул мәдәни, тарихи әһәмияткә ия булган объектларны, территорияләрне торгызуны күзаллый. 26 грант шушы юнәлештә үз ияләрен тапты. Аларны «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов бүләкләде.

- Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Бу безнең нәтиҗәле эшләвебезне һәм кешеләргә үз башлангычларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә алуыбызны күрсәтә. Киләчәк үзебезгә бәйле. Республика һәм илебез үсешенә өлеш кертүегез өчен барыгызга да рәхмәт, - дип теләкләрен җиткерде баш нефтьче.

Җиңүчеләрне 8 номинациядә бүләкләделәр. Алар буенча грант комитетына тәкъдим ителгән проектлар татарстанлыларның тормышы, көнкүрешенең барлык өлкәләренә дә кагыла. Сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф, мәдәният, әйләнә-тирәне саклау һәм болар гына да түгел. Кайберләрен тантанага җыелучылар үзләре дә күрә алды. Сәхнә тоткан төркемнәрне зал алкышларга күмде – алар чынлап та мактауга һәм хуплауга лаек! Җиңүчеләрнең шәхси мәнфәгатьләрен икенче урынга калдырып, җәмгыять өчен янып йөрүләрен күрү йогышлы булса иде. Грант иясе, «НеЗаМи» хәйрия фонды җитәкчесе Флера Җәләлиева белдергәнчә,

«хуплаучылар булу аларга канат куя». «Татнефть» исә изге гамәлләреннән баш тарта торган компания түгел, димәк, кайгыртучанлык дәвамлы булачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Наил Гатауллин фотосы

 

Быел компаниянең грант комитетында Татарстанның 23 шәһәре һәм районыннан, Россиянең башка төбәкләреннән 403 гариза теркәлгән. 126 сы барлыгы 64 млн сумнан артык суммага финанс ярдәме алды.

 

Номинацияләр һәм грант ияләре саны:

Тарихи мирасны саклау – 28

Фән, мәгариф – 10

Сәламәт яшәү рәвеше, туризм – 21

Гаилә, әни, әти, балачак – 20

Халыкның мохтаҗ катламын яклау – 6

Әйләнә-тирәне һәм хайваннарны саклау 9

Яшьләр проектлары – 4

Мәдәният һәм сәнгать – 28

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: