Әлмәт таңнары

"КамАЗ" шоферы кабинада плитә кабызып янгын чыгарган һәм хастаханәгә эләккән

Йөк машинасы салонында чыккан янгын Казан–Оренбург трассасының 11нче чакрымында булган.

Лаеш районында газ плитәсе аркасында "КАМАЗ" кабинасында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Кичә иртән Казан-Оренбург трассасының 11нче чакрымында туктап торган йөк салонында портатив газ плитәсе янып киткән. Ут автомобиль салонына күчкән", – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Нәтиҗәдә, 49 яшьлек машина йөртүчене тәне һәм кулы пешү нәтиҗәсендә Республика клиник хастаханәсенә озаталар.

Беренчел фаразлар буенча, янгын сәбәбе - газ җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу.

 

Фото: https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: