Әлмәт таңнары

«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры очып чыккан

Әлмәт-Җәлил юлында «ВАЗ» белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Юл һәлакәте 20 ноябрь көнне 14 сәгать 10 минутта булган.

Һәлакәт урыныннан фото һәм видеоязмаларны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе узып китәр өчен  каршы як полосага чыга һәм  йөк машинасына килеп бәрелә.  Кадрдан күренгәнчә, бәрелешү нәтиҗәсендә  «ВАЗ» машинасыннан юл читенә малай очып чыга.

Шаһитларның берсе «Барысы исән , егетнең каешы  эләктермәгән була. Ул җиңелчә җәрәхәтләр алган» дип хәбәр итә.

Фото:скриншот видео

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: