Әлмәт таңнары

Кагыйдәләрне үтәүчеләр циркка бара!

Әлмәттә үз алдына ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән вакытта куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатын куйган акция узды.

Чөнки бу көнне Ленин-Балакина урамнары чатындагы җәяүлеләр кичүенә ЮХИДИ инспекторы Илгизә Курамшина һәм «ЮХК» территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Рәфигуллинадан тыш «Фараон» циркы вәкилләре дә чыкты.

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән велосипедчылар цирк тамашасына билет белән бүләкләнде. Алар белән бер үк вакытта профилактик әңгәмә дә алып барылды . Барлык велосипедчыларга тематик белешмәлекләр таратылды.

Чарада төрле яшьтәге 30дан артык велосипедчы катнашты. Ә 10 веосипедчы исә бәхетле билет иясе булды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: