Әлмәт таңнары

Кабат исерек килеш руль артына утыран әлмәтлене җәза көтә

Шәһәр прокуратурасы 21 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны “шундый ук хокук бозу очрагы өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү”дә  гаепле дип тапкан.

Билгеле булганча, узган елның 3 ноябрендә хөкем ителүче ВАЗ-21074 машинасы белән исерек хәлдә идарә иткәндә, юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан туктатыла. Тикшерү барышында шулай ук йөртүченең элегрәк исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыклана.

Суд хөкем ителүчегә җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәп, 2, 5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан һәм 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: