Әлмәт таңнары

Ияләштергәнсең икән – син җаваплы!

30 ноябрь — Йорт хайваннары көне

Бөтендөнья йорт хайваннары көне “кече дусларыбыз” алдында никадәр җаваплы булуыбыз хакында кисәтә. Аның тарихы 1931 елга барып тоташа. Италиядә Флоренциядә узган Халыкара конгресста табигать дөньясын, тереклекне яклаучы активистлар зур форумда йорт хайваннары көнен халыкара дата буларак билгеләү мәсьәләсен күтәрә.

Русиядә төрле сәбәпләр белән бу көн дистәләрчә еллар дәвамында искә алынмады. Халыкара хайваннарны яклау фонды башлангычы белән, ниһаять, 2000 елдан русиялеләр дә аны билгели башлады.
 

Белешмә. Социологик тикше­ренүләргә караганда, Русия гаилә­ләренең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Гражданнарның бер процентында экзотик җәнлекләр бар. Шул ук вакытта, статистика буенча, Русиядә хуҗалары тарафыннан ташланган яки кыргыйланып баручы эт-мәчеләр саны 50 миллионлап.



Кызганычка каршы, йорт хайваннарына тәрбияле карашның кайбердә тиешле дәрәҗәдә булмавы борчу тудыра. Кешеләр еш кына төрле сәбәп белән гаиләдә “артык җан” булып күренгән йорт хайваннарын урамга куып чыгарып, мәрхә­мәт­сезлек күрсәтә. Арытаба аларның кыргыйланып, кеше­ләргә ташлану очраклары да әледән-әле кабатланып тора. Әлбәт­тә, болар ке­шенең җавапсызлыгы белән бәйле.
Бу көннәрдә шәһәр һәм районнарда йорт хайваннары катнашлыгында узган чаралар чын бәйрәм төсен ала.
Әйткәндәй, соңгы елларда күп илләрдә бу көнне “Кыңгырау” акциясе үтә. Балалар, зоопаркларга килеп, бер минут дәвамында кыңгырау чыңлата. Шул рәвешле, алар барлык хайваннарның проблемаларына карата өлкәннәрне игътибарлы булырга чакыра.
Бөтендөнья йорт хайваннары көнен билгеләү кешеләр өчен дә фәһемле. Без дүрт аяклы дусларыбызны тагын да ныграк яратырга, тәрбияләргә өйрәнәбез. Әйтергә кирәк, бу җан ияләре — ялгыз гомер кичерүчеләрнең күбесе өчен иң ышанычлы дус, терәк. Гомумән, хайваннарны яратучы кешеләр үзләре дә тәрбиялерәк, миһербанлырак була. Дүрт аяклы дусларны яратырга өйрәтү балаларны тәрбияләүдә дә мөһим. Шунысын да онытмыйк: бүген безнең тугры дусларыбызга, туендыручыларыбызга әйләнгән хайваннар кеше кулына ияләшкәнче үзаллы, көчле һәм бәйсез булганнар. Ә кулга ияләштергәч, алар тулысынча кеше карамагына күчә. Шуңа күрә, кешеләр аларны якларга һәм язмыш карамагына ташламаска тиеш.
 

Игътибар! Җинаять кодексының 245нче статьясында хайваннарга карата мәрхәмәтсезлек, аларның сәламәтлегенә зыян китергән өчен штраф каралган. Китерелгән зыянның авырлыгына карап, җавапка тарттырылучы кешенең холык төзәтү эшләренә җибәрелүе яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе ихтимал.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: