Әлмәт таңнары

Иртәгә нинди һава торышы көтелә?

Республикада урыны белән кабат яңгыр явачак.

Иртәгә, 17 июньдә, Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 6 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

  • КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атна уртасыннан Татарстанда эссе һава торышы урнашачагын әйтте.

Фото: https://pixabay.com"

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: