Әлмәт таңнары

Инстаграм балалары. Әти-әниләренә моннан ни файда?

Күп кенә танылган шәхеслә­р­нең, җырчы-артистларның балаларын без Инстаграм челтәреннән күреп беләбез.

Сабыйларының фотосурәтләре һәм видеоязмаларын меңләгән аудиториягә күрсәтү модасы ни сәбәпле барлыкка килде? Аларның әти-әниләренә моннан ни файда? Җырчы Лилия Биктимирова­ның Инстаграм сәхифәсендә дә еш кына аның улы Кәримне күзәтеп була. “Без Кәрим белән олылар кебек сөйләшәбез. Үзе бакчага да йөрми, үзе турында: “Мин бала тү­гел”, – ди. 6 ай булган вакытта гаст­рольгә алып чыгып киттем. Кәрим белән шө­гыль­ләнәбез. Бөтен хә­рефләрне дә үзе укый. Әле бу көн­нәрдә генә “апа” дип язды”, – ди Лилия.  

4 яшьлек кечкенә Кәрим инде меңләгән кешенең йөрәген яулады. Аның Әнвәр Нургалиев репертуарыннан: “Кочаклама ярат­мыйча”, – дип җырлавы гына да ни тора!  

– Хәзер кибетләрдә, урамда йөр­гәндә, Кәримне таный башладылар, популярлык артты. Әз генә куймый торган идем, 86 кеше сорап язган, – ди Лилия Биктимирова.  

Ландыш Нигъмәтҗанованың кы­зы Ләйлә – Ләйлүшне дә бел­мәгән кеше сирәктер. Ул үзенең үткен теле һәм осталыгы белән таң калдыра. Әнисе аның шигырь­ләр сөйлә­вен, намаз укуын, энесе Гомәр бе­лән әйткәләшеп алуларын видеога тө­шереп элеп бара. Шуңа бәйле рә­вештә Ландышның язылучылар саны күпкә артты: Ләйләнең аерым сәхифәсен ачуны сорап язучылар да бар икән. Шул ук вакытта күп кеше, күз ти­дермәгез, дип тә яза.  

– Күз тиюдән догалар укып сак­ланабыз, мәчеткә алып барып өш­кертәбез, – ди Ландыш. Балаларының шөгыльләрен, чы­гышларын социаль челтәрләр­гә куярга җырчылар гына түгел, гади халык та ярата. Питрәч райо­нының Шәле авылында яшәүче Гөлия ханым да шундыйлардан.  

– Кызыма 1 яшь тулып, үзе әзрәк кенә сүзләр әйтә башлагач, социаль челтәрләргә куя башладым. Күз тиюдән курыкмыйм, аннан сакланырга кирәк, дип тә санамыйм. Кы­зыбызның фото-видео­лары, шәх­си тормыш, эшнекенә караганда, һич­шиксез, күбрәк “лайк“ җыя. Бәлки, әти-әнине баланы социаль челтәр­ләргә куярга шул этәрә­дер дә. Сабыйларга беркем дә битараф түгел, ләкин, дө­ресен генә әйт­кәндә, монда мактану хисе дә бар кебек. Баланың матур, сәләтле икән­леген башкаларга күрсәтәсе килү теләге күп кешегә хас дип беләм, – ди Гөлия ханым.  

Психолог Гөлүсә Ахунова бала­ларның фотоларын, видеоларын социаль челтәрләргә кую күп оч­ракта әти-әниләрнең үз уңышла­рын күрсә­түгә бәйле дигән фи­кердә.  

– Әти-әниләрнең балаларының сәләтле булуын башкаларга да күр­сәтәсе килә. Кешеләр күбрәк “лайк”­лар куйган саен, алар үз баласының гадәти булмавына тагын да ныграк ышана башлый. Горурлык хисе дә бар, әлбәттә, – ди ул. – Әмма күп кенә белгечләр бала­ларның фотоларын, видеоларын социаль чел­тәр­ләргә урнаштыру яклы түгел. Беренчедән, сабыйларга бик тиз күз тияргә мөмкин. Каты күзле ке­шеләр дә бар бит. Икен­чедән, балаларны урлау очраклары турында да ишетеп торабыз. Ә кызыклы фото­ларның моңа сәбәпче булуы бар. Шуңа күрә балаларны начар ниятле кешеләрдән, яман күзләрдән сак­ларга кирәк. Шәхси тормыш дигән нәрсә дә бар. Бәлкем, бала үзен башкаларга күрсәтүләрен теләми­дер. Ә аның фикерен исәпкә алганнармы? Шуңа күрә фото-видео­ларны бала үз теләге белән генә куярга тиеш. 

Ләйсән САФИНА 

https://vatantat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: