Әлмәт таңнары

Илсөя Бәдретдинова хайваннар белән сөйләшә...

Эстрадабызның бердәнбер «атказанмаган» популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова телевизорда бер кызыклы тапшыруга юлыккан.

Биредә сакаллы табиб шизофрения авыруының симптомнары белән таныштырган.

Әлеге исемлектә иң беренче урында эт, яки мәче, ягъни хайваннар белән сөйләшү тора икән. Менә сиңа кирәк булса! Илсөя Бәдретдинова да әлеге үзенчәлекне үзендә тапкан, күрәсең.
«Дальшесын тыңламадым хәтта... Булды инде бу...» – дип яза артист үзенең Инстаграм тасмасында. Бер дә аптырарлык сәбәп юк, хайваннар белән сөйләшмәгән кешене табарга кирәк әле.

Илсөядә генә түгел, иҗатташ дуслары Айгөл Бариева, Илшат Вәлиевта да бар икән ул чир. Соңгысы исә, «Сөйләшү генәме... Киңәшләшәбез», – дип комментарий калдырган.

Я, тагын кайсыгызда бар Илсөянең чире, дип яза «Сәхнә» сайты.

Фото: instagram

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: