Әлмәт таңнары

Илназ ГЫЙМАЛЕТДИНОВ: «Үземә тәнкыйть белән карыйм»

Иң затлы, иң дәрәҗәле Ваһапов фестиваленнән җиңеп кайтты ул. Әйе-әйе, биредә өченче урын яулауны да мин зур җиңүгә саныйм. Талант булса була, булмаса юк инде ул! Дистәләгән егет-кыз арасында үз моңы, ихласлыгы белән йөрәкләрне әсир иткән егет, бүгенге язмабыз герое – Илназ Гыймалетдинов – Әлмәт драмтеатрының өметле артисты, җырчы, гармунчы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар бәйгесендә «Халыкчан башкару» номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат.

- Илназ, Әлмәт театрына килү тарихы ничегрәк булды?

- Тумышым белән мин Нурлаттан, Кизләү авылыннан. Театр училищесын тәмамлап, 2016 елда Әлмәт театрына урнаштым. Эшләп кенә киткән идем, армиягә чакыру килде. Ватан алдындагы бурычны үтәүдән читләшү миңа хас түгел, шуңа солдат итеге киеп, солдат боткасы ашап, тормыш мәктәбе узып, туган якларга әйләнеп кайттым. Җиң сызганып, сәнгатькә баш-аягым белән чумып, кабат эшкә тотындым. Әлегә рольләрем күп түгел анысы. Күптән түгел генә куелган «Террорист» спектаклендәге Габделхәйне яратып уйнадым. Миңа ул җиңел бирелде, кызык кына образ килеп чыкты, режиссерыбыз Ильяс Гәрәевичкә дә ошады. Спектакльдәге һәр роль, төпме ул, икенче планмы, күмәк уендамы – актер җиренә җиткереп үстерсә, образ тамашачы күңелендә кала ала. Биредә читтән килгән режиссерлар белән эшләү дә үсеш өчен зур баскыч. Эдуард Шахов, Зиннур Сөләйманов куелышындагы спектакльләрдә уйнау бәхете тәтеде, Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Мең дә беренче кичә» театраль концертында да чыгыш ясадым.

- Әлмәт театры ул синең өчен нәрсә?

- Әлмәт мине үзенең кечкенә, әмма зур мөмкинлекләр тудыручы шәһәр буларак җәлеп итте. Ул җыйнак, чиста, бай, тыныч, театры булган шәһәр. Бирегә килгәнче Тинчурин сәхнәсендә әлмәтлеләрнең спектаклен караганым бар иде. Әлмәт театрын белмәү, аның турында ишетмәү, гомумән, мөмкин түгел. Бинасы да матур, ерактан ук балкып тора. Бар яктан да булган театр бу! Казанда калу исәбе дә бар иде. Әмма ялгышмаганмындыр дип уйлыйм. Һәр нәрсәнең үз «плюсы», «минусы» бар. Мин бу юлны сайлавымнан канәгать.

- Үз адресыңа спектакльдән соң тәнкыйть ишетергә туры килгәндә, моңа ничек карыйсың?

- Тәнкыйть – артистка үсү өчен менә дигән этәргеч. Хезмәттәшләр дә, өлкән буын артистлар да үз сүзләрен җиткерә, киңәшләрен бирә. Моны яхшы фал дип кенә карыйм. Әйткән сүзләрен үземә кирәк дип саныйм икән, күңелемә салып куям.

- Җырлау сәләте сиңа каян бирелгән?

- Минем әтием җырлый, гармунда уйный. Яшь чакта ул да артист булырга хыялланган. Мин дә кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үстем. Беренче җырымны да хәтерлим. Мәктәп сәхнәсенә олы түбәтәй кидереп чыгардылар. Әни: «Бөтерелмә, түбәтәең төшеп китүе бар», - дип әйтеп куйды. Шуңа селкенергә дә куркып, «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкардым. Икенче җырымны - «Татарстан гөлләре»н авыл клубында яңгыраттым. Беренче чирканчыклар шунда алынды. Бәйгеләргә дә күп йөрелде. Район күләмендәге беренче конкурста ук беренче урын алып кайтуым истә. Үсә төшкәч, Мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясый башладым. Театр училищесына килгәч, Алия Хәмзина сәхнә серләренә төшендерде, җырларга, үз-үземне тотарга өйрәтте. Аңа бик рәхмәтлемен! Азмы-күпме булган сәләтемне ул тагы да ачты.

- Тагын нинди сәләтләрең бар?

- Рәсем төшерергә яратам. Музыка уен коралларында уйныйм. Остазларымның тырышлыгы белән баянда, гармунда уйнарга өйрәндем, гитарада да бераз чиртәм.

- Ваһапов фестиваленә бару теләгең ничек туды?

- Мин үземне җырчы итеп беркайчан да күз алдына китермәдем. Әле дә үземне оста җырчы дип атый алмыйм. Ә Ваһапов фестиваленә бару өчен дәрәҗәне арттырырга кирәк дип санадым. Элегрәк музыка көллитендә укыткан Клара Тимеровнадан күп нәрсәгә өйрәнеп калган идем. Җырлап йөри торгач, ышаныч та барлыкка килде. Юри генә барган идем, уңышлы булып чыкты.

- Нинди җырлар башкарып, жюриның күңеленә үтеп кердең?

- Икенче турда Илһам Шакиров репертуарыннан «Ачуланма»ны башкардым. Өченче турга «Җанкай-җанаш» халык җырын әзерләгән идем. Минем өчен якын ул, чөнки укыган чакта ук өйрәнелгән иде. Бик авыр, бормалы, әлбәттә, тиешле дәрәҗәдә җиткерә алганмындыр дип тә уйламыйм. Гомумән, минем гадәтем бар, үземә һәрвакыт тәнкыйть белән карыйм. Икенче турдан соң Әлмәткә кайтырга җыена башладым. Бервакыт «Сез үттегез» дигән хәбәр килеп төшмәсенме! Киттем өченче турга. Нәтиҗәдә, өченче дәрәҗә лауреат булдым. Үземне сынарга дип кенә барган идем, югыйсә.

- Музыка сәнгатендә син охшарга тырышкан җырчы бармы?

- Беләсезме, миңа кайбер җырчының җырлавы, икенчеләренең үз-үзен тотышы ошый. Мин һәрвакыт өч шәхесне күз алдымда тотам: Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов һәм Илһам Шакиров. Аларны үрнәк итеп куям, яратып тыңлыйм, хөрмәт итәм. Салават Фәтхетдиновның фикер сөрешен үз итәм. Филүс «алтын тавыш» иясе. Аның концертында мин вакытка карамыйм, онытылып утырам.

- Театр сәхнәсе белән эстрада сәхнәсе синең фикерләүдә нәрсә ул?

- Театрда сәхнәгә чыгу белән үз кысаларыңны беләсең. Айлар буе йөргән сукмагыңны таптыйсың. Ялгышсаң, импровизациягә күчәсең. Әмма театр артистына ялгышырга ярамый. Сәхнәдә актер үзе өчен генә түгел, партнер өчен дә уйный. Бәлки ул сиңа караганда да каушыйдыр. Ә эстрадада иркенлек бар, халык белән аралашырга мөмкин, ялгышсаң, көлешергә була.

- Ә сиңа аларның кайсысы якын?

- Икесе дә якын. Безнең театрда җырлау мөмкинлеге дә бар, ел саен концерт чыгарабыз. Театрда моның кадәр җырчы күргән юк иде минем. Бездә бит әллә нинди матур тавышлы артистлар бар, барысы да сәләтле.

- Театрдан китү теләгең юкмы?

- Китәчәкмен дип әйтә алмыйм. Үземнең хәлдән ни килгәнне яхшы аңлыйм. Эстарадага һәрвакыт яңа нәрсә кирәк бит. Төптән әзерләнмичә китү уйланылмаган адым булыр иде.

- Актер булмасаң, нинди һөнәр сайлаган булыр идең?

- Күз алдыма да китерә алмыйм хәтта. Кечкенә чактан ук сәнгать дип үскәч, әти белән әни дә каршы килмәде. Алар мине һәрчак хуплый. Мин ихластан рәхмәтлемен аларга.

- 20 елдан соң үзеңне нинди итеп күзаллыйсың?

- Алай ук еракка юрый алмыйм, һәрхәлдә юкка чыккан, төшеп калган кеше булырмын дип уйламыйм. Фикерләремне, көчемне туплап, алга бару минем теләк.

- Син максатчан кешеме?

- Әйе, мин таләпчән, усал кеше. Чит-ятлар мине юаш дип күзаллый, якыннар усал булуымны белә. Аларга яхшылык теләгәнгә, уйларымны яшереп тормыйм, бәреп әйтәм.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотолары

 

 

Илназ турында 5 кызыклы факт

  •  Беркайчан да вәгъдә бирергә ашыкмыйм һәм яратмыйм да. Юк сүз сөйләгәнче эшең белән күрсәтүне якынрак күрәм.
  • Самолетлардан куркам.
  • Чисталык, пөхтәлек яратам.
  • Мәктәптә сыйныфташларым, училищеда курсташларым, хәзер хезмәттәшләрем арасында мин иң-иң яше.
  • Бәрәңге чыгарырга яратмыйм.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: