Әлмәт таңнары

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме Питрәч һәм Лаеш районнарында балалар бакчалары төзелешен бәяләде

18 июль көнне «Бердәм Россия» нең эшче төркеме Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Питрәч һәм Лаеш районнарында балалар бакчалары төзелеше буенча рейд үткәрде. Рейдта катнашучылар төзелешнең яхшы темплар белән баруын билгеләп үттеләр һәм халыкны контрольгә активрак җәлеп итүне сорадылар.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында республикада 2019 елда алты мең балага 29 балалар бакчасы сафка басачак. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннарның яртысы ясле группалар өчен булачак. Милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме экспертлары рейд барышында Питрәч районының Көек авылындагы «Светлый» торак комплексында һәм Лаеш районының Усад авылындагы балалар бакчалары төзелеше барышын тикшерделәр.

- Без эшнең графиктан алда баруын күрәбез, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. - Документлар буенча Көек авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ноябрь аенда тапшырылырга тиеш, әмма эшләр уку елы башына төгәлләнәчәге күренеп тора.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, төзелеш турындагы мәгълүматлар урнаштырылган мәгълүмат стендында төзелеш «Демография» илкүләм проекты кысаларында бара дигән мәгълүмат җитәрлек дәрәҗәдә зур түгел.

– Без кешеләргә төзелеш барышы белән танышырга, үз фикерен белдерү мөмкинлеге бирергә тиеш,-дип билгеләп үтте рейдның тагын бер катнашучысы, полилингваль балалар бакчалары челтәрен һәм «Бала-Сити» мәктәбен оештыручы Альбина Насыйрова. – Моны эшләргә беркайчан да соң түгел. Әйтик, Алабугадагы ата-аналар җәмәгатьчелеге спорт мәйданчыгына килгәч, балалар бакчасында телләрне өйрәнү махсус өчен кабинетлар булдыру мәсьәләсен күтәрде. Ә Казанда әниләр яңа балалар бакчалары мөдирләре белән бергә  уңайлы һәм сыйфатлы җиһазлар сайлап алу өчен төркемнәргә берләштеләр.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, халыкны төзелешне контрольдә тотуга җәлеп итү өчен, әйтик, балалар бакчасы исемен сайлап алуга бәйге игълан итәргә мөмкин. Лаеш районының Усад авылында шулай эшләгәннәр. Биредә ата-аналар креативлык күрсәтеп бакчага  «Айтишка» дигән исем сайладылар. Әлеге балалар бакчасында IT-укыту, шулай ук экология нигезләрен һәм юлларда куркынычсызлык тәртибе укытуга басым ясалачак.

 

Фото:Салават Камалетдинов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: