Әлмәт таңнары

Ике тәгәрмәчледә йөрисе килгән

Район эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сакчылык экипажы хезмәткәрләре кыйммәтле велосипед урлаган ир-атның эзенә төшә.

Көндезге вакытта Росгвардия хезмәткәрләренә Ленин урамындагы бер кафе янында велосипед урлаулары турында хәбәр килеп ирешә. Экипажларның берсе тиз арада вакыйга урынына килә.

Ачыкланганча, зыян күрүче  хатын-кыз җәмәгать оешмасына  «Forward» маркалы велосипедта килгән була.  Шуннан соң ул транспорт чарасын  махсус трос белән  коймага беркетеп куя.

Әмма бу җинаятьчене туктатмаган. Ул тросларны  махсус «кусачкалар» белән кисеп, урланган велосипедтка утырып китә. Китерелгән зыян суммасы 15 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Росгвардия хезмәткәрләренә җинаятьчене табарга  якында  урнашкан видеокүзәтү камераларын булыша. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек ир булып чыга. Зыян күрүче зыян күрүче шунда ук югалган велосипедып танып ала.

Әлеге ир-атка карата Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: