Әлмәт таңнары

Ике тәгәрмәчле акциягә Сез дә кушылыгыз!

17 май көнне Әлмәт “Эшкә велосипедта” акциясенә кушыла.

Майның өченче җомгасында барлык әлмәтлеләргә эш урыннарына ике тәгәрмәчле транспортта барырга тәкъдим итәләр.  

Әлеге акция елына өч тапкыр уздырыла. Ул велосипедта йөрүнең уңайлылык, сәламәтлек өчен файда, экологик яктан чиста булу кебек  өстенлекләрен күрсәтә.

Гадәттәгечә, акциядә район башкарма комитеты вәкилләре, нефтьчеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре һәм шәһәрнең экологик киләчәгенә битараф булмаган барлык кеше катнаша.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: