Әлмәт таңнары

“Игелекле йөрәк” волонтерлары яңа биналы булды

Киемнәргә икенче тормыш бүләк итү идеясы яңалык түгел. Әмма бу юнәлеш бик кирәкле, чөнки кием-салым, көнкүреш әйберләре, уенчыклар белән уртаклашырга әзер һәм әлеге ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр һәрвакыт табыла.

Әлеге система эшләсен өчен үз вакытын һәм көчен сарыф итәргә әзер булган кешеләр кирәк. Әлмәттә исә андый кешеләр бар. Шуларның берсе “Игелекле йөрәк” волонтерлык юнәлеше.“Игелекле йөрәк”  Әлмәттә инде бишенче ел эшләп килә. Активистлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә.  Бирегә киемнәрне кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр китерә.

- " 2014 елда качаклар агымы зур булды. Бер ханым өендә ярдәмгә бик мохтаҗ 10 качак яшәвен әйтте.  Мин дусларым белән аларга ярдәм итәргә булдым.  Бу идея шуннан барлыкка килде”,- дип сөйләп үтте Илнур Хаҗиев.

Башта оешманың урнашу урыны гараж булса, соңрак аларга 18 нче мәктәп территориясендә бина табарга ярдәм итәләр. Биредә алар инде 4 ел.

Кечкенә генә идея зур хәрәкәткә әверелә. Ирекле оешманың социаль челтәрләрдәге төркемендә генә дә 5000 меңнән артык кеше бар.

Яңа, 2019 елда, оешманың шәһәр хакимияте ярдәме белән яңа бинасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш, волонтерлар югалган кешеләрне эзләү юнәлешендә дә эшләргә ниятлиләр.

18 нче мәктәп территориясендә “Игелекле йөрәк” оешмасы  ял көннәрендә 10.00 нан  14.00  сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркем бирегә яхшы торышта булган үзенә кирәкмәгән әйберләрен алып килә ала.

 

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: