Әлмәт таңнары

Җиңүгә ышаныч зур

16 июль көнне, «Бердәм Россия» партиясенең республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сайлау берләшмәсе вәкилләренең матбугат конференциясе узды. Бердәмроссиялеләр партиянең сайлаучылар тавышлары өчен ничек көрәшергә җыенуы турында сөйләделәр.

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе рәисе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, партия республика парламентына 96 кандидат – партия исемлеге буенча 55 һәм бер мандатлы округлар буенча 41 кандидат тәкъдим ителгән.

- Без җиңүгә исәп тотабыз, – дип хәбәр итте Камалтынов. «Бердәм Россия»  республикада иң зур сәяси көч булып кала: партия сафларында 120 меңнән артык татарстанлы исәпләнә, җирле бүлекләрнең саны 2 меңнән артып китә. Әлеге челтәр гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән сыйфатлы эшләргә мөмкинлек бирә: моның өчен республикада илледән артык кабул итү бүлмәләре челтәре эшли. Биш ел эчендә аларга 120 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәләренең эшен анализлау нәтиҗәләре буенча яңа законнар булдырды, республика халкы күтәргән проблемаларны системалы хәл итү буенча Президентка, хөкүмәткә тәкъдимнәр әйтелде.

Матбугат конференциясендә партиянең мобиль кабул итү бүлмәләре эше турында сорау яңгырады. «Бердәм Россия» нең шундый төр  форматын алдагы еллардагы сайлауларда да кулланды. Юрий Камалтынов берничә көннән республика территориясендә шундый алты кабул итү бүлмәсе эшли башлаячагын раслады:

– Без республика территориясен алты зонага бүлдек. 26 июльдән башлап көн саен (дүшәмбедән тыш) әлеге зоналарда партиянең мобиль кабул итү бүлмәсе рәвешендәге автобуслар эшли башлаячак: һәр районда яшәүченең дә Яңа Дәүләт Советында эшләү өчен «Бердәм Россия»гә үз йөкләмәләрен бирү мөмкинлеге булачак.

Очрашу ахырында журналистлар тагын бер кат  Татарстанның «Бердәм Россия»сенең республика Дәүләт Советына сайлауларда нинди нәтиҗәгә исәп тотуы белән кызыксындылар.

– Мин төгәл санны процентларда әйтә алмыйм: без аны 8 сентябрьдә төнлә генә беләчәкбез, - дип шәрехләде Юрий Камалтынов. - Әмма без сайлаучылар безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Чөнки безгә кешеләргә буш кул белән килмибез, безнең әйтер сүзебез һәм эшлисе эшләр бар. «Республика файдасына хезмәт итү - һәркемнең мәнфәгатендә» дигән партия программасы  халык теләге нигезендә формалаштырылган, аны төбәк бүлеге сайтында карарга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: