Әлмәт таңнары

Иң көчле программистларны Әлмәткә җыялар

20-21 мартта Әлмәт политехник техникумы базасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узачак.

Биредә "Информатика һәм исәпләү техникасы" юнәлеше буенча белем алучы студентлар катнашачак. Алар ике дәрәҗәдәге профессиональ комплекслы биремнәрне башкарачак. 

Беренчел дәрәҗәдәге сорауларны КНИТУ–КАИның Әлмәт филиалы укытучылары эшләсә, икенчел дәрәҗәдәге сорауларны "ТатАСУ" белгечләре әзерли.

Олимпиадада Татарстанның тугыз көллият һәм техникумыннан килгән студнтлар катнашачак. Җиңүчеләр исә  республикабыз данын Ростов-на-Дону шәһәрендә узачак олимпиаданың йомгаклау этабында яклаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: