Әлмәт таңнары

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе белән нәрсә булган?

Атна башында Гүзәл Уразова укучыларына хәерле эш атнасы теләп, яллары ничек узганы хакында сөйләп китте. Җырчыларның гаиләсе бөтенләй Яңа ел атмосферасына чумган икән.

«Иң яраткан мәл: бөтен дөньяга Яңа ел бәйрәме төсе керә башлады. Кибетләрдә чыршы, уенчыклар саталар, бүләкләр турында уйлана башлыйсың... Әлегә кар ятмаса да, сихри бәйрәм тиздән җитәчәге сизелә. Безнең яллар нәкъ шул атмосферада узды. Матур Яңа ел фотосессиясендә катнаштык», – дип укучылары белән уртаклаша Гүзәл.

Ә Сез Яңа ел бәйрәме тиздән килүен сизә башладыгызмы?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

http://sahne.ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: