Әлмәт таңнары

Гүзәл Уразова Илдар Хакимовның серен чиште

Гүзәл Уразова Илдар Хакимовның серен чиште

Җырчы үзенең Инстаграм тасмасына сөекле ире Илдар Хәкимов белән мотоциклга утырып төшкән фото урнаштырды. Әлеге сурәт астына ул: «Бу фото үсмер чакны, матайларда егетләр җилдергән мизгелләрне хәтергә төшерә...» – дип язып куйган. Шул уңайдан җырчы ире Илдар Хәкимовның кайчандыр клубта DJ булып эшләгәнен искә ала. Авыл клубында матур кызларны кассетадан яңгыраган бию көйләренә биетә торган булган гаилә башлыгы.

Гүзәлгә дискотека бик сирәк эләккән. Таләпчән әтисеннән аны дус кызлары сорап алып чыгып китә торган булган. Хәтта 5 минутка соңга калу да 1 айлык «карантин» җәзасына китергән!

Ә хәзер исә Гүзәл Уразова үзе дә яшүсмер кызы Эллариның әнисе буларак, яраткан тамашачысына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. «Хәзер Эллариның шундый вакыты: ахирәтләре белән кич йөрисе, кафе-киноларга барасы килә. Тик... Куркыта. Зур шәһәр, ул дә әле бәләкәй кебек. Нишләргә?» – дип уйлана Инстаграм челтәрендә җырчы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм 

http://sahne.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: