Әлмәт таңнары

Грипптан ярдәм итүче могҗизалы чәй бар!

Аны әзерләү өчен бүген үк бакчагызга чыгыгыз.

Кура җиләге куагы ботакларын җыеп керегез. Алар файдасы буенча кура җиләгеннән бер дә калышмый. А һәм Е витаминнары көч кертә һәм микробларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Өстәвенә, иммунитетны да ныгыта. Ютәл, томау, ангина, ларингит, фарингит, трахеитны да дәваларга ярдәмләшә.
Могҗизалы чәйне ничек әзерләргә? Кура җиләгенең 6-7 ботагын вакларга һәм ярты литр су салып, 20 минут кайнатырга, алты сәгать төнәтергә. Бу эчемлекне ашар алдыннан ярты стакан эчеп куйсагыз, бер көн эчендә хәлегез яхшыра башлаганын тоярсыз.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: