Әлмәт таңнары

Гөмбә бәлеше пешерәбез

Арабызда гөмбә җыярга яратучылар бик күп. Сезнең өчен гөмбә бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

Моның өчен гөмбә, бәрәңге, сарымсак, суган, сөт һәм каймак, он, акмай, әче камыр, сыр, тоз, борыч кирәк булачак.Юылган гөмбәне эре итеп, бәрәңгене озынчалап, суганны ярым боҗралап турарга, сарымсакны изәргә кирәк.
Табада 1 аш кашыгы майны эретеп, бәрәңгене шунда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга, тоз сибәргә. Бәрәңгене җыеп алып, шул ук табада суганны 3 минутлап кыздырырга. Калган майны эретеп, гөмбәләрне 10 минут тирәсе кыздырырга. Уттан алгач, тоз сибеп, суган белән бергә болгатырга. Кәстрүлгә сөт һәм каймак салып, сарымсак өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Утны киметеп, болгата-болгата он өстәргә һәм шунда ук уттан алырга. Кабарган әче камырны табага җәяргә. Аның өстенә башта кыздырылган бәрәңге, аннан гөмбә белән суган салырга. Өстенә каймаклы катнашманы агызып, угычтан уылган сыр сибәргә һәм мичтә 25 минут пешерергә.
Шунысы да мөһим- гөмбәнең ашарга яраклы булуын җентекләп тикшерегез, бигрәк тә үзегез җыйганын.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: