Әлмәт таңнары

Гөлбакча хуҗалары

Иң матур ишегалды кайда урнашкан? Кемнең балконы чәчәккә күмелгән һәм иң чиста подъезд кемнеке? Шәһәрдә уздырылучы бәйгедә иң-иңнәрне ачыклау өчен көрәш дәвам итә. Жюри шушы көннәрдә Әлмәт буйлап сәяхәткә чыкты һәм бәйгедә катнашучыларның хезмәтен бәяләде.

Шевченко урамы, 176 нчы йорт ишегалдында эшләүчеләргә генә түгел, ә янәшәдән узып баручыларга да күңелле – аллы-гөлле чәчәкләр, хуш исле биләмә ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Биләмәне әкият геройлары сыннары белән дә бизәгәннәр. Бу чит-ятлар хезмәте түгел, йортта яшәүчеләр һәм ишегалды җыештыручы Татьяна Расчислованың тырышлыгы нәтиҗәсе. Узган ел ул Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручы булып танылган иде. Быел «Чәчәккә күмелгән ишегалды» номинациясендә үз көчен сынап карарга булган.

- Ишегалды бизәлешен үзем уйлап таптым. Тимерләр, шиннардан фигуралар ясарга егетләр булышты. Ә әзер сыннарны кибеттән сатып алдым. Моның өчен җаен да таптым – макулатура җыеп тапшырган акчаны шуларга тоттым, - ди ул.

Көндәшләре – Шевченко урамындагы 90 нчы йорт ишегалды да чәчәккә күмелгән. Биредәге матурлыкны Рәфилә Насыйрова тудырган. Бу эштә аңа тормыш иптәше дә ярдәмгә килә, пар аккошлар – аның хезмәт җимеше.

Кайберәүләрнең ишегаллары гына түгел, йортлары да гөлбакчаны хәтерләтә. Марина Пенкинаның балконы гөл-чәчәкләр белән бизәлгән, шуңа да ул «Чәчәккә күмелгән балкон» номинациясендә көчен сынап карарга булган.

- Гөлләрем кышын фатир эчендә ямь биреп тора, җәен балконны бизим. Аеруча орхидеялар яратам, - ди хуҗабикә.

Розалия Ризванова белән Елена Крутова «Иң яхшы ишегалды җыештыручы» исеме өчен көрәшә. Хезмәтнең кайсысы да мактаулы, ди алар. Эшләреннән зарланмыйлар, халыкны гына игътибарлы булырга һәм чисталык сакларга чакыралар.

Быелгы бәйгедә барлыгы 12 идарәче компания катнаша. 17 ишегалды җыештыручы, 28 ишегалды, 7 подъезд, 6 балкон арасында ярыш бара. Катнашучылар саны елдан-ел арта, дип белдерә оештыручылар.

- Ишегалды җыештыручыларны йорт янындагы территория торышына, мәйданның күләменә, хезмәт стажына карап бәяләячәкбез. Ишегаллары буенча чәчкәлекләр, ландшафт, шулай ук биләмә мәйданы исәпкә алына. Подъездларның торышына, чисталыгына игътибар бирәбез, - дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык департаментының программалар үсеше бүлеге начальнигы Оксана Миронова.

Бәйге нәтиҗәләре 2020 елның мартында игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә исә көнкүреш техникасы бүләк итү каралган.

Гөлназ МОСТАФИНА

Ирина Степанова фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: